«Музыка уйный, димәк, бүген җәй бәйрәме башлана»: бәйрәм чарасы (0+)
Җәй – планетадагы барлык балаларның иң яраткан вакыты. Бу күңелле яллар, табигатькә поход, елгада су коену һәм бик күп күңел ачулар һәм маҗаралар һәм, әлбәттә, кызыклы китаплар уку. Бәйрәм кунаклары төрле уен һәм бәйгеләр – «Ритмны тот», «Уңышлар зигзагы», «Геройны таны» музыкаль уеннар дөньясына кереп чумды. Дәртле бию көе, бәйгеләр, табышмаклар – барысы да уңай бәйрәм рухы тудырды. Бәйрәм «Бәхетле балачак» уртак темасы белән берләшкән табигать, дуслар, әкият персонажлары, үзләренең яраткан геройлары турында асфальтта рәсемнәр ясау белән тәмамланды. |